Беләсең киләме?
16 Июня , 11:45

Әгәр иртәгә яңгыр яуса...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр иртәгә яңгыр яуса...Әгәр иртәгә яңгыр яуса...
Әгәр иртәгә яңгыр яуса...

Әгәр иртәгә, 17 июньдә, яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла, дигән сынамыш бар халыкта. Ә менә 18 июньдә үләннәр һәм чәчәкләр гадәттәгедән хуш ислерәк булса — яңгырга, дип юраган әби-бабаларыбыз.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
23 июнь көнне салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
24 июнь көнне томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
25 июнь – черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июньдә бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июнь – иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
30 июньдә көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас