Беләсең киләме?
16 Июня , 05:00

Журналистлар фикер алыша

Бүген, 16 июньдә, Уфада киң мәгълүмат чараларының “Медиаҗыен-2026” форумы бара.

Журналистлар фикер алышаЖурналистлар фикер алыша
Журналистлар фикер алыша

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында V Медиафорум үз эшен башлады. Бер мәйданга дәүләт һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, хәрби хәбәрчеләр, мәгълүмати хәвефсезлек һәм заманча медиа өлкәсендәге экспертлар җыелды.

Форум спикерлары арасында — Русия Санлы үсеш министрлыгының Вакытлы матбугат һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская, Русия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, Донецк Халык Республикасы башлыгының матбугат секретаре Алена Алексеева, Донецк Халык Республикасының атказанган журналисты һәм хәрби хәбәрче Александр Гриценко, Запорожье өлкәсе Журналистлар берлеге рәисе Анна Москалец, медиаэксперт Андрей Афанасьев, Башкортстанның Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов, СВОда катнашучылар һәм журналистлар Руслан Әсадуллин һәм Радик Әхмәтшин, шулай ук МАХ үсеше буенча “Диалог” АНО эксперты Радик Гәрәев.

Катнашучыларны берничә тематик мәйданчык көтә. "Барысы да Җиңү өчен!" мәйданчыгында махсус хәрби операция шартларында журналистлар эше, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау турында фикер алышачаклар.

Мәгълүмат хәвефсезлеге буенча мәйданчыкта сүз яшьләрне Интернеттагы деструктив йогынтыдан яклау, экстремизмга каршы тору һәм заманча мәгълүмат янаулары турында барачак.

Аерым секцияне ясалма интеллекта багышлыйлар. Экспертлар яңа технологияләрнең контент булдырырга, мәгълүмат белән эшләргә һәм аудитория белән хезмәттәшлек итәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләячәк.

 

Форум Башкортстан Республикасы Башлыгы Гранты чараларына үткәрелә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас