

Бу хакта Сеченов университетының 3нче санлы клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары, табиб-невролог Ксения Шевцова “Газета. Ru" сөйләгән.
Табиб аңлатуынча, кәһва кискен баш авыртуны басарга мөмкин.
Организмга стимулятор – кофеин кергәндә кәһва эчәргә яратучыларның өянәге кимергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый сыйфат кәһвада гына түгел, кока-колага да хас.
"Кока-кола белән дә шул ук хәл. Беренчедән, анда да кофеин бар, икенчедән, шикәр күп. Мигрень өянәге еш кына ач булганда килеп чыга, шуңа күрә кока-коладагы шикәр ярдәм итә ала, чөнки организм җитәрлек күләмдә глюкоза ала”, — дип белдерде невролог.
Эксперт әйтүенчә, баш өянәген дәвалауның төп принцибы булып ризыклар һәм эчемлекләр түгел, ә авырту башланганнан соң беренче 15-30 минутта үзеңне кулга алу, авыртуга көчәергә ирек бирмәү мөһим.
"Баш авыртуны күңел болгана башланганчы контрольгә алырга кирәк. Күңел болгану баш авырту вакытында бик еш очрый, бигрәк тә көчле өянәк вакытында. Әгәр аны контрольдә тотмасаң, авыртуны баса торган дару эчеп булмаячак, кешенең бертуктаусыз күңеле болганачак, — ди Шевцова.
Автор фотосы.