

Җәй, кояш, су буе... Күп кенә ата-аналар бу балаларга файдага гына дип ышана. Ләкин кояшта артык ультрафиолет нурланыш алу киләчәктә тире белән җитди проблемалар куркынычын арттырырга мөмкин. Бу хакта “Правмир” басмасына дерматолог Александр Быканов сөйләгән.
“Балаларга кояшта кызынырга ярыймы, әллә бу тире өчен зыянлымы? Җавап бер. Һичшиксез SPF кремнар кулланырга кирәк. Әгәр миннән: «Дөньядагы барлык кешеләр дә SPF куллансын өчен син хәзер үк табиб булудан туктар идеңме? " - дип сорасалар, «Әйе», дип җавап бирер идем. Күпчелек кеше аны кулланмый.
SPF – ул кояштан саклану факторы (sun protection factor), ул ультрафиолет нурлары тәэсиреннән саклый.
Әгәр барысы да SPF белән кремнар кулланса, без күп гомерләрне саклап калыр идек: бу – меланома профилактикасы. Шул ук вакытта SPF зыянлы түгел, ул йөкле хатыннарга да, балаларга да ярый. Аның белән акрынрак картаясың, онкологик прогрессия барлыкка килү ихтималын киметәсең, пигментацияне кисәтәсең, коллаген азрак җуела. Бер крем һәм шулкадәр плюслар! Ләкин кешеләр аннан файдаланмый.
Мондый кремны кайчан кулланырга кирәклеген ничек аңларга? Телефоныгызда һава торышы фаразын ачыгыз – анда урафиолет индексы булачак. Әгәр ул икедән югарырак булса, тәннең кояш нурланышына эләгә торган барлык ачык урыннарына шундый крем сөртергә кирәк.
Кояш нурланышы онкологик куркынычка китерә — бу иң начар нәтиҗә, ләкин пигментация һәм тире картаюны да онытмаска кирәк.
Диңгезгә барырга, анда ял итәргә һәм кояшта кызынырга мөмкин. Ләкин моны SPF крем белән эшләсәк, пигментация, кояшта яну һәм онкология ихтималы шактый кими”, - дип җавап биргән дерматолог.
Автор фотосы.