

Суган саргаюның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин. Төп сәбәбе – туклыклы матдәләр җитмәү һәм суган чебене зыян салу. Без тәкъдим иткән киңәшләр бер яктан ашлама булса, икенче яктан бөҗәкләргә каршы чара буларак та кулланыла ала.
Әлеге очракта нашатырь спирты ярдәмгә килә. 10 литр суга 3 аш кашыгы нашатырь спирт салып болгатырга һәм кичтән дымлы туфракка, суганның төпләренә генә сибәргә кирәк. Мондый катнашма суган чебенен дә куркыта.
5 литр суга 500 грамм чәй содасы, 1 чәй калагы йод, куе кызыл төскә керерлек күләмдә марганцовка салып болгатырга һәм шуның 1 литрын 10 литр суга кушып сыеклап сибәргә кирәк.
10 литр суга 3 аш кашыгы нашатырьлы спирт салып, 100–200 грамм тоз кушып, суганнарның төбенә сибеп чыгарга кирәк.
Автор фотосы.