

Фатирда, йортта, бинада булган барлык көнкүреш электр приборларын сүндерегез.
Ачык тәрәзәләр һәм ишекләр янында басып тормагыз, шулай ук суүткәргеч краннарга, торбаларга кагылмагыз.
Яшен үтеп кермәсен өчен тәрәзәләр ябык булырга тиеш.
Телефонны зарядкада тотмагыз һәм яшен вакытында сөйләшмәгез.
Әгәр урманда калсагыз...
Яшенле яңгыр башланса, ачык яланга чыгарга тырышыгыз, биек яисә аерым үсеп утыручы агач астында тормагыз, аларның кәүсәләренә терәлмәгез.
Янган учак янында утырмагыз: кайнар һава яхшы электр үткәрүче булып тора.
Биек агачка менә күрмәгез.
Әгәр ачык урында булсагыз...
Яшен иң биек урынга суга, шуңа да калкулыкларда басып тормагыз. Металл коймалар, электр линияләре яныннан ерак китегез, яланаяк йөрмәгез, печән яки салам өеменә качмагыз. Ток үткәргеч әйберләрне: көрәк, сәнәк, чалгыларны баш өстенә күтәрмәгез.
Яшендә спорт уеннары уйнамагыз, хәвефле урыннарда төркемнәр белән басып тормагыз .
Әгәр елга-күл буенда калсагыз...
Яшен вакытында су коенмагыз, сулык янында утырмагыз, көймәдә йөзмәгез, балык тотмагыз.
Автор фотосы.