+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
25 Июня , 15:20

Күзләрне кояштан саклагыз!

Офтальмолог кара күзлекләрне дөрес сайларга киңәш итте.

Күзләрне кояштан саклагыз!Күзләрне кояштан саклагыз!
Күзләрне кояштан саклагыз!

UV-фильтрсыз кара күзлек  киеп йөрү күзләрдә җитди авырулар башлануга сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта “Москва 24”га профессор, медицина фәннәре докторы, офтальмохирург Татьяна Шилова сөйләгән.

Белгеч кисәтүенчә, көчле кояш астында йөргәндә ультрафиолет нурланыш фотокератит һәм фотоконъюнктивит китереп чыгарырга мөмкин, алар күз авырту, яктылыктан курку, яшь агу һәм вакытлыча күрү сәләте кимү кебек симптомнар китереп чыгара.

Табиб әйтүенчә, ультрафиолетның йогынтысы птеригиум һәм катаракта кебек офтальмологик авырулар, шулай ук күз кабаклары тиресендә һәм күз тирәсендәге тукымаларда яңа шешләр барлыкка килү куркынычын да арттыра.

Шуңа күрә күрү органнарын кояштан кара күзлек белән саклау бик мөһим, бигрәк тә урафиолет нурланыш индексы 3 һәм аннан югарырак булганда.

Күзлек сайлауның төп критерие – аның  UV-фильтрлы булуы. Маркировкада UV400 яки UV-A һәм UV-В нурларыннан 100 процент саклау билгеләре күрсәтелергә тиеш.

Шулай ук кояштан саклаучы күзлекнең караңгылану категориясенә дә игътибар итәргә кирәк: “2”  категориясе шәһәрдә йөрү өчен бик яхшы туры килә, су буенда ял итү өчен “3”не сайлап алу яхшырак. Үз чиратында,” 4 " категориясенә караган күзлекне экстремаль яктылык, мәсәлән, биек таулар һәм кар киңлекләре шартларында кияргә кирәк. Өстәвенә, мондый күзлекләрне автомобиль белән идарә иткәндә кулланырга ярамый, чөнки алар яктылык үткәрүне бик нык киметә, дип билгеләп үтте табиб.

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас