Беләсең киләме?
28 Июня , 06:00

Ап-ак туңдырмага кызыкмагыз!

“Роскачество” туңдырманы дөрес сайларга өйрәтте.

Ап-ак туңдырмага кызыкмагыз!Ап-ак туңдырмага кызыкмагыз!
Ап-ак туңдырмага кызыкмагыз!

Русиядә сатылган сыйфатлы туңдырма гадәттә ГОСТ 31457-2012 таләпләренә туры килә. Бу саннар аның хәвефсез булуын раслый. Туңырма составында сөт яисә каймак, акмай, коры сөт, шикәр, тәмләткеч өстәмәләр һәм стабилизаторлар булырга тиеш.

Туңдырманың майлылыгы төрен билгели: сөт майлары — 7,5 процентка кадәр, акмай — 8,0–11,5 процент, пломбир — 12,0–20,0 процент. Әмма үсемлек майларын фитостериннарга лаборатор анализ ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин.

 Тышкы формасы: төргәге төзек, ә туңдырманың формасы үзгәрмәгән булырга тиеш. Әгәр ул эреп, яңадан туңдырылган икән, димәк, кибеттә яки складта температура режимы бозылган. Андый туңдырманы алмагыз.

 Төсе: пломбирның төсе ап-ак түгел, ә бераз саргылт булырга тиеш (каймак кушылу сәбәпле). Әгәр төсе артык ачык булса, буягычлар кулланылганын аңлата.

Эреүчәнлеге: сыйфатлы салкын ризык бүлмә температурасында акрын гына эри һәм сыеклыкка әйләнә. Әгәр ул тиз генә күбеккә яки желега әйләнсә, составында химия (стабилизаторлар) күп дигәнне аңлата.

Туңдырма сайлаганда бу киңәшләрне кулланып, үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз  һәм табигый ризыкларга өстенлек бирегез!

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас