Беләсең киләме?
28 Июня , 06:05

Чагу рәсемнәр тиз ялкыта

Ремонт башларга җыенучылар өчен берничә киңәш.

Чагу рәсемнәр тиз ялкытаЧагу рәсемнәр тиз ялкыта
Чагу рәсемнәр тиз ялкыта

Кайвакыт обой сатып алганда, бик матур кебек күренә. Ә өйгә алып кайтып ябыштыргач, әллә ни ис китәрлек булмый..

*Обойның төсен сайлаганда бүлмәдә ничә тәрәзә, аларның кайсы якка караган булуына игътибар итегез. Тәрәзәләре көньякка караган бүлмә өчен куе төс сайларга мөмкин. Ә караңгы бүлмәне, киресенчә, җылы, якты төсләр балкытып җибәрәчәк.

*Обойны – мебельгә яки мебельне обойга туры китерү шарт.* Вертикаль сызыклары булган обойлар түшәмне биек, ә горизонталь сызыклар тәбәшәк итеп күрсәтә.

*Эре чәчәкләр төшкән обой зур залларга гына килешә. Бәләкәй бүлмәләргә кечкенә бизәклесен яки бөтенләй бизәге булмаганын алыгыз. Бүлмә никадәр тар, стенасы тәбәшәк булса, обойның төсе дә шулкадәр якты булсын.

*Обойның төсе өйдәге утларның урнашуына, яктылыгына да бәйле. Мәсәлән, ялтыравыгы, рельефлары булганын “җылы” яки “салкын” төсмерле лампочкалар ярдәмендә төрлечә “уйнатып” була.

* Гадәттә, кибеттә обой - бер төсле, ә өйгә алып кайткач, бөтенләй башкача күренә. Болай килеп чыкмасын дисәгез, обойны кибетнең уртача яктылыктагы урынына алып барып карагыз.

*Соңгы вакытта бер бүлмәдә ике төрле обойны аралаштырып ябыштыру киң таралды. Аларның берсе – чагу бизәкле булса, икенчесе тыныч төстә. Эксперимент ясаудан курыкмагыз! Хәзер күп кенә кибетләрдә аларны дөрес сайларга ярдәм итүче дизайнерлар бар.

*Балалар бүлмәсенә обойны аларның яшенә, кызыксынуына карап сайлагыз. Мәктәп яшендәге балалар бүлмәсенә чагу рәсемнәр, курчаклар, машиналар төшкәнен ябыштырырга ашыкмагыз. Болар дәрес әзерләгәндә фикер тупларга комачаулый һәм тиз ялкыта.

* Әгәр дә сез обойлар сатылучы кибеттә кайсын сайларга белми аптырап каласыз икән, чәчәксез, рәсемсез, тыныч, җылы төстәге, гади фактуралысын алыгыз.

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас