

“Бездә бүген шок-контент", — дип сүз башлады макс каналындагы сәхифәсендә билгеле табиб-гинеколог Станислав Иваха. Аның сүзләренчә, Республика перинаталь үзәгендә 37 яшьлек хатын уникенче сабые – улы Кайран дөньяга килгән.
Аның иң өлкән кызына 19 яшь, һәм бер ай элек ул инде дәү әни булырга өлгергән.
— Сез күз алдыгызга китерәсезме?! — дип видеода соклану катыш гаҗәпләнә Станислав Иваха. —Мин сезне чын күңелдән котлыйм!
Табиб: “Күпбалалы булу никадәр авыр?” дип сорагач, әни кеше: “Күпбалалы булу авыр түгел, киресенчә, бары тик яхшы гына”, — дип җавап кайтарды.
Станислав Иваха бәхетле әнине бала тудыру йортына тагын килергә чакырды.
Фото: видеодан скрин