

Колакка бөҗәк кергән очракта нишләргә? Бу хакта “Газета.Ru” басмасына табиб-отоларинголог Алигусейн Алиев сөйләгән.
"Балаларның һәм өлкәнннәрнең колагына чит предметлар эләгү очраклары еш күзәтелә. Кайвакыт сүз предметлар турында гына түгел, ә бөҗәкләр — үрмәкүчләр, тараканнар һәм башка тереклек турында да бара. Мондый хәл ешрак шәһәрдән читтә, шәхси йортларда, дачаларда була. Колакка нәрсәдер керсә иң мөһиме — паникага бирелмәскә", - дип кисәтә Алиев.
Ул билгеләп үткәнчә, бөҗәкнең колакка эләгүе уңайсызлык, кискен авырту, бөҗәкнең хәрәкәтләнүе, безелдәве кебек уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Ишетү юлы тиресе зарарланырга мөмкин, ә җитдирәк очракларда – барабан ярысы җәрәхәте.
Аның сүзләренчә, бөҗәкне бармаклар, мамык таякчыклар, пинцет, шпилька яки башка кул астындагы предметлар белән алырга тырышырга кирәкми. Шулай ук колакны су белән юарга да киңәш ителми, бигрәк тә көчле авырту, колактан бүленеп чыгулар булса яки элек операция ясалган булса.
“Әгәр колак эчендә хәрәкәт һәм кытыклау сизелә икән, берничә тамчы җылы үсемлек мае яки минераль май салып карарга була, тик барабан ярысына зыян килмәгән очракта гына. Бөҗәк хәрәкәтләнүдән туктагач, лор-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип ассызыклады табиб.
Бик каты авырту, колактан кан яки эренле бүленешләр, ишетү сәләте кинәт начарлану, шулай ук баш әйләнү, күңел болгану кебек симтомнар булса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Иң киң таралган хата — бөҗәкне мамык таякчык яки пинцет белән өйдә алырга тырышу. Ишетү юлы һәм барабан ярысы җәрәхәте булмасын өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпчелек очракта проблеманы лор-табиб кабинетында берничә минут эчендә хәл итәргә мөмкин", - ди белгеч.
Автор фотосы.