Урман-болыннарда, аланлыкларда җәйге табигать җимеше – җир җиләге пеште.
Күпләр аны тәмле сый дип кенә саный, чынлыкта, җир җиләге көчле табигый "табиб".
- Җир җиләге С витамины буенча рекорд куя. 100 грамм җиләктә — аскорбин кислотасының тәүлеклек нормасы! Ул лимон кебек әче түгел һәм ашказанын ярсытмый үзләштерелә.
- Һәр җиләк – табигый “антидепрессант”. Җир җиләгендә магний һәм В6 витамины бар, алар нерв системасын тынычландыра. Бер уч җиләк ашау да кәефкә яхшы йогынты ясый, стресс дәрәҗәсен киметә.
- Кан тамырларын холестериннан коткара. Составындагы пектиннар һәм салицилатлар канны сыеклый, “начар” холестерин дәрәҗәсен киметә һәм бляшкалар барлыкка килүне булдырмый. Җир җиләге инфарктны табигый профилактикалау ысулы да.
- Эчәклек өчен файдалы. Җир җиләгендә шикәр аз (нибары 5-6%), аның каравы клетчатка күп. Ул тук булу хисе бирә, метаболизмны эшләтеп җибәрә һәм эчәклекне чистарта.
- Җир җиләге – көчле антиоксидант. Аның составындагы эллаговая кислота күзәнәкләрдәге мутацияләрне “чистарта” һәм яман шешкә каршы иң яхшы табигый чараларның берсе булып санала (бигрәк тә юан эчәк һәм сөт бизләре өчен). Фәнни яктан исбатланган!
- Тән тиресен саклый. С витамины + кремний + антиоксидантлар коллаген эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Җир җиләген даими куллану вак җыерчыкларны шомарта.
- Кан басымын көйли. Калий һәм магний кан тамырлары тонусын саклый, бигрәк тә эсседә.
- Баш мие эшчәнлеген яхшырта. Җир җиләге флавоноидлары нейрон бәйләнешләрен стимуллаштыра, хәтерне һәм игътибарны яхшырта. Өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча файдалы – Альцгеймер авыруы куркынычын киметә.
Мөһим кисәтү: җир җиләге — көчле аллерген, һәм анда органик кислоталар күп. Әгәр сездә гастрит, ашказаны җәрәхәт яки аллергия булса, көненә 3-4 җиләктән башлагыз һәм реакцияне карагыз. Һәм алданмагыз: шикәр җиләкнең файдасын киметә, аны үзен генә, йогурт яки смузи белән ашау яхшырак.
Автор фотосы.