

Күп кенә хуҗалар мәчеләрдә үз-үзләрен саклау инстинкты көчле, шуңа да алар ризыкны үзләре сайлап кына ашый дип ялгыша. Бу хакта “Подмосковье сегодня” басмасына ветеринар Петр Смирнов сөйләгән. Аның сүзләренчә, яшь мәчеләр аеруча кызыксынучан һәм төрле тәмләткечләр белән кыздырылган ит яки торт калдыкларын бик яратып ашап куя ала, ә агулану өчен кечкенә кисәк тә җитә.
Белгеч әйтүенчә, мәчеләр өчен иң куркынычы – суган һәм сарымсак. Алар эритроцитларны җимерә һәм анемиягә китерә, киптерелгәннәре дә, кыздырылганнары да, хәтта тәмләткечләрдәге порошок кебекләре дә куркыныч.
"Яшь мәчеләр бик кызыксынучан. Аларны тәмләткечләр белән әзерләнгән ит кисәге яки тәлинкәдәге торт калдыкларын ялап куярга мөмкин. Агулану симптомнары барлыкка килсен өчен берничә тешләү дә җитәчәк”, — ди ветеринар.
Шулай ук ул шоколад һәм какаолы татлы ризыкларны да мәчеләргә ашатмаска киңәш итте. Кеше өчен куркынычы булмаган теоброминны мәчеләр бик акрын чыгара, бу исә косу, көзән җыеру һәм йөрәк ритмы бозылу китереп чыгара. Икмәк һәм чүпрәле башка ризыклар эчәклектә, ашказанында еш кына проблемалар тудыра. Тавык сөякләре белән дә сак булырга кирәк, алар үңәчне яралый ала. Барлык мәчеләр дә сөт ярата дигән миф та куркыныч: күпчелек өлкән хайваннар лактозаны үзләштерми, бу диарея һәм авыртулар китереп чыгара.
“Әгәр хуҗа хайванның ярамаган ризык ашаганын төгәл белә икән, шунда ук ветеринария табибы белән элемтәгә кереп, дәвалауны башлау яхшырак. Мәчене костырырга тырышып, аңа кешеләр өчен дарулар бирергә ярамый", - дип ассызыклаган ул.
Автор фотосы.