+18 °С
Болытлы
Журналга язылу

Сары помидор үстерәсезме?

Аның кызыл төстәге помидорга караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле.

Сары помидор үстерәсезме?Сары помидор үстерәсезме?
Сары помидор үстерәсезме?

Сары помидорны бакчачылар аеруча яратып үстерә. Аның кызыл төстәге помидорга караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле. Алар ачы түгел, шуңа да ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә аны рәхәтләнеп ашый ала. Сары төстәге помидорда А провитамины күп, ул организмда А витаминына әверелә. Шулай ук  кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп. Иң мөһиме, сары помидор яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы тия. Аның составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.

Сары төстәге томатлар итләч һәм бик тәмле була, алар фитофторозга да бирешеп бармый.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас