+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Һава “тазартучы” гөлләр үстерегез

Авыл йортларында һава болай да яхшы, дияр күпләрегез. Алай түгел икән шул! 

Һава “тазартучы” гөлләр үстерегезҺава “тазартучы” гөлләр үстерегез
Һава “тазартучы” гөлләр үстерегез

Гөл үстерергә яратучы һәркем аларны үз максатыннан чыгып үстерә. Күпләр өчен гөл – матурлык чыганагы. Арабызда йорт үсемлекләрен бала кебек тәрбияләргә яратучылар да аз түгел. Өченчеләрне, гөл-чәчәкләрнең ямь бирүеннән бигрәк, файда китерүе – һаваны сафландыруы кызыксындыра.

Авыл йортларында һава болай да яхшы, дияр күпләрегез. Алай түгел икән шул!  Хәзер һәр өйдә диярлек заманча мебель, ламинат, линолеум, ковролин, пластмасс тәрәзәләр бар. Димәк, без үзебез дә сизмәстән, формальдегид, фенол, бензол, толуол, аммиак кебек организмга начар йогынтысы булган матдәләр белән суларга мәҗбүрбез. Әнә шул чакта безгә гөлләр ярдәмгә килә. Алар арасында һаваны аеруча яхшы “тазартучы”лар бар.

Папоротник – дым һәм күләгә яратучы бу гөл ксилол дигән зарарлы матдәне тиз юк итә. Билгеле булуынча, ксилол лак-буяу сәнәгатендә киң кулланыла.

Сансевиерия – бу төр гөлләр артык тәрбия таләп итми, аларга суны да сирәк кенә сибәргә кирәк.  Яңа гына ремонт ясаган булсагыз, мотлак сансевиерия үстерегез. Ул заманча төзелеш материалларында булучы токсиннарны “йота”. Искәрмә: өйдә бәләкәй балалар бар икән, сак булыгыз. Сансевиериянең суты агулы санала.

Драцена – артык дым да, корылык та яратмый.  Трихлорэтилен һәм формальдегидны азайтырга сәләтле бу гөлне принтер һәм ксерокс урнашкан бүлмәгә куйсагыз, яхшырак булачак.

Хлорофитум –соңгы вакытта бу гөлне үстерүчеләр сирәйде. Гади, артык матурлыгы да юк, ләкин  аның файдасы зур. Ул һавадагы агулы газларны, никотин, аммиакны үзенә ала, кислород бълеп чыгара. Хлорофитумны газ плитәсе урнашкан бүлмәгә куйсагыз, тагын да яхшырак.

Хризантема – якты, саф һава булган урында шәп үсә. Суны көн аралаш сибәргә кирәк.  Матур чәчәкләре белән кәефне күтәреп торучы хризантема һаваны җилем, дезинфекция чаралары бүлеп чыгарган начар исләрдән, матдәләрдән азат итә.

Фикус – яктылык ярата. Бигрәк тә кыш айларында кояш нурлары җитмәүдән интегә. Җил кереп торган урынны һәм күчергәләп торуны өнәми, яфракларын коя.  Ул үзенә агулы матдәләрне генә түгел, йорттагы тузанны да җыя. Шуңа да яфракларын әледән-әле дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк.

Алое вера – бик күп авырулардан дәва булган гөл бүлмәдәге һаваны микроблардан, күгәрек барлыкка китерүче гөмбәчекләрдән азат итүдә булыша. 

Спатифиллум – күләгәрәк һәм җылы урынны ярата. Аны икенче төрле “Хатын-кыз бәхете” дип тә йөртәләр. Әгәр дә бу гөлегез чәчәк атмый икән, димәк аның савыты зур, иркен. Спатифиллум тамырлары белән савытның төбенә тиеп торганда гына чәчәк ата. Ул да бүлмәгезне токсиннардан һәм күгәрек үрчүдән саклаячак.

Хамедорея – яктылык һәм дым яратучы гөл. Ул һаваны формальдегид кебек агулы матдәләрдән “тазарта”. Әгәр дә өегездә һава артык коры икән, димәк хамедорея үстерергә кирәк. Бу гөл һаваны дымландыруга үз өлешен кертә.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас