Язуың матур булсын!

Баланы ручканы дөрес тотып язарга өйрәтәбез.

Язуың матур булсын!Язуың матур булсын!
Язуың матур булсын!
Быел мәктәпкә укырга барачак баланы ничек дөрес итеп ручка-каләм тотарга өйрәтергә?

Түбәндәге киңәшләр гади дә, файдалы да.

1. Кәгазь салфетканың яртысын гына алыгыз. Бөтен килеш баланың бәләкәй генә учы өчен ул зур булыр.

2. Салфетканы атсыз һәм чәнчә бармак белән кысып тотыгыз. Моны ничек эшләргә кирәклеген фотодан карап, балагызга да күрсәтегез.

3. Аннары салфетканы тоткан килеш өч бармагы белән ручка яисә каләмне кулына алырга кушыгыз.

4. Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, салфетка учта чакта укучы ручканы дөрес итеп тота. Сез дә шулай эшләп карагыз әле.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас