+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Кибеттә ач йөргән кешене хәерчелек көтә

Ышанмасагыз, сынап карагыз!

Кибеттә ач йөргән кешене хәерчелек көтәКибеттә ач йөргән кешене хәерчелек көтә
Кибеттә ач йөргән кешене хәерчелек көтә

Ач карын белән кибеткә беркайчан да кермәгез. Психологлар фикеренчә, бу начар билге. Кибеттә ач йөргән кешенең беркайчан да акчалы чагы булмаячак, аны хәерчелек көтә.

Белгечләр фикеренчә, кибеткә җыенган очракта, өйдән ашап чыгыгыз яки якындагы кафега кереп, кофе һәм бутерброд белән булса да тамак ялгап алыгыз.

Ни өчен дигәндә, ач кеше еш кына нәрсә сатып алганын үзе дә контрольдә тотмый. Тегесе дә кирәк, бусы да кебек тоела. Нәтиҗәдә, кирәкмәгән яисә артыгы белән ризыклар алына.

Кибеткә тук кергән очракта, ким дигәндә 20 процентка экономия ясалачак.

Ышанмасагыз, сынап карагыз!

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас