+19 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 Июля , 04:05

Утырган килеш аяк киеме сайламагыз!

Баланың мәктәп аяк киеме уңайлы булырга тиеш.

Утырган килеш аяк киеме сайламагыз!Утырган килеш аяк киеме сайламагыз!
Утырган килеш аяк киеме сайламагыз!

“Сәламәтлек кигән аяк киемеңнән башлана”, – ди ортопедлар. Балалар өчен дөрес аяк киеме сайлау аеруча әһәмиятле. Шул уңайдан табиблар киңәшләренә колак салыйк.

Мәктәп аяк киеме сыйфатлы, "сулый" торган материалдан эшләнгән булырга тиеш. Перфорацияләнгән күн яки челтәрле заманча материаллар да яхшы. Аяк киеменең эчлеге һәм олтырагы (стелька) табигый материалдан эшләнгән булырга тиеш.

Аяк киеме аяк билен яхшы итеп ныгытып торсын, ә куныч биеклеген уртачаны сайларга кирәк. Ул кыска булса, аяк шуып йөриячәк, ә озын куныч, мәсәлән, берцлар, укучы бала өчен түгел.

Аяк киеменең 2-4 сантиметр чамасы зур булмаган үкчәсе булу яхшы, чөнки яссы табан һәм биек үкчәләр балалар өчен зарарлы.

Мәктәп аяк киеменең очы тар булмаска, аяк формасын кабатларга тиеш, тар булса, кан әйләнешенә зыян китерә.

Шул ук вакытта аяк киемендә аз гына запас булу да яхшы. Баланың аягы үсүен исәпкә алганда, мәктәп аяк киеменең запасы 1-1,5 сантиметр булырга тиеш. Физкультура өчен аяк киеме искәрмә булып тора: ул тап-таман булырга тиеш, бу спорт белән шөгыльләнгәндә хәвефсезлекне тәэмин итә.

Аяк киемен бала утырган яки яткан килеш киеп карау дөрес түгел. Гәүдә авырлыгы аяк табанына төшәргә тиеш. Шул чакта табан тагын 3–6 миллимерга озыная.

Үлчәмнең дөреслеген аяк киеменең арткы өлешенә бармак белән кереп белергә тырышу да хата. Бу очракта табан басыла, ул алгарак килә, ә бармаклар кысыла төшә.

Ябык аяк киеме сайлаганда, ботинка эченнән олтырагын алабыз һәм баланы шуңа бастырып карыйбыз. Үкчә дөрес урнашырга, ә бармаклар олтырактан чыкмаска тиеш. Әгәр инде олтырагы алынмый икән, ул очракта баланың аяк табаны эзен ботинка эченә салып үлчибез.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас