

Балалар да, өлкәннәр дә шоколад ярата. Чынлыкта, ул тешләр һәм организм өчен, без уйлаганча ук, зыянлы түгел икән. Шоколадта тимер, бакыр, цинк, полифеноллар һәм башка туклыклы матдәләр күп.
Белгечләр хәбәр итүенчә, шоколадның кеше сәламәтлеге өчен файдасы шактый күп, аларның күпчелеге турында барысы да белеп тә бетерми. Шоколад ютәлне дәвалауда, шулай ук стресс белән көрәшүдә бик яхшы.
Аның составында теобромин булу сәбәпле, шоколад ютәл төшкәндә ярдәмгә килә. Моннан тыш, какао антиоксидантларның көчле чыганагы булып тора. Кешедә стресс булганда, шоколад ашап кую тынычландыра.
Аны даими куллану йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Шулай ук, кан басымын киметергә дә ярдәме итә. Кара шоколад тирене кояш тәэсиреннән саклауда яхшы.Ул эчәкләр өчен дә файдалы булуы ачыкланган.
Автор фотосы.