

1. Онкологик авырулар куркынычын киметә.
Брокколиның составында сульфорафан һәм индол-3-карбинол кебек кушылмалар бар. Бу бигрәк тә юан эчәк, сөт бизе һәм үпкә яман шеше куркынычын киметү өчен файдалы.
2. Йөрәк авырулары куркынычын киметә.
Брокколи антиоксидантларга, шул исәптән С витаминына бай, ул ялкынсынуны һәм йөрәк авырулары куркынычын киметергә ярдәм итә ала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, брокколины 8 атна дәвамында көн саен куллану гипертония белән авыручы өлкән кешеләрнең кан басымын төшерергә мөмкин.
3. Диабет вакытында ярдәм итә.
Брокколида углеводлар аз һәм клетчатка күп, бу кандагы шикәр дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм 2нче типтагы диабет белән авыручы кешеләр өчен файдалы.
4. Ашкайнатуны яхшырта.
Брокколи клетчаткага бай һәм ашкайнату системасы өчен бик уңай йогынты ясый.
5. Авырлыкны контрольдә тотарга булыша.
Брокколида калорияләр аз, клетчатка күп. Бу исә артык авырлыктан котылырга теләүче, диета саклаучы кешеләр өчен файдалы һәм кирәкле ризык.
6. Сөяк сәламәтлеген яхшырта.
Брокколи К витаминының һәм сөякләр сәламәтлеге өчен мөһим булган башка кирәкле минералларның яхшы чыганагы булып тора. Брокколидагы сульфорафан буыннар арасындагы кимерчәкнең сәламәтлеген саклый һәм, шулай ук, остеоартритны булдырмый калырга ярдәм итә.
7. Баш мие сәламәтлеген яхшырта.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, брокколидагы сульфорафан исемле кушылма Альцгеймер һәм Паркинсон кебек нейродегенератив авыруларны дәвалау өчен кулланылырга мөмкин.
8. Бавырны саклый.
Брокколи ялкынсынуны һәм оксидлашу стрессын киметеп, бавырга саклау тәэсире күрсәтә ала. Бу яшелчәне рационга ешрак кертү бавыр функциясен яхшыртырга ярдәм итә.
9. Тире сәламәтлеген яхшырта.
Брокколи тире сәламәтлеген сакларга ярдәм итә, чөнки ул антиоксидантларның һәм С витамины кебек туклыклы матдәләрнең, бакыр һәм цинк кебек минералларның бай чыганагы булып тора. Брокколидагы К витамины, аминокислоталар һәм фолатлар тире иммунитетын сакларга ярдәм итә.
10 Күз сәламәтлеге өчен файдалы.
Брокколида бета-каротин бар, аны организм А витаминына әверелдерә. Шулай итеп, бу яшелчә А витаминын аз кулланган кешеләрнең күз сәламәтлеген яхшырта ала.
Автор фотосы.