

Русия Мәгариф министрлыгында суалчан яки кан рәвешендәге мармеладның балалар өчен зыяны турында кисәттеләр. Бу хакта РИА Новости төбәкләргә җибәрелгән документка сылтама белән хәбәр итә.
Министрлыкта раслауларынча, баланың мондый мармеладны татып карау теләген адекват дип атап булмый. Моннан тыш, мондый контент баланың азык сайлавына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
"Психоневролог күзлегеннән баланың мармелад һәм суалчаннар, кан, фекалия һәм башка бөтенләй кабул ителмәслек образлар рәвешендәге башка тәм-томнарны татып карау теләген адекват дип атарга ярамый", — диелә документта.
Фото: ЯИ