+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 Июля , 03:55

Быел көз иртә килерме?

Халык сынамышларына карап, көзнең ничек килүен билгеләп була.

Быел көз иртә килерме?Быел көз иртә килерме?
Быел көз иртә килерме?

15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.

16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса — җылы көннәргә.
18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса — яңгырга.
19 июльдә дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса — иген өчен зыянлы.
21 июльдә төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
22 июль кара җиләк уңса — суык кышка.
23 июльдә әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән — иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июльдә яңгыравыклы күк күкрәү — тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе — коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән — гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июльдә иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас