+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 Июля , 05:45

Әгәр тавыклар озак йокламаса...

Борынгылар моны нәрсәгә юраган?

Әгәр тавыклар озак йокламаса...Әгәр тавыклар озак йокламаса...
Әгәр тавыклар озак йокламаса...

Бигрәк яңгырлы июль булды әле быел. Иртән матур гына кояш чыкты дип шатлануга, каяндыр болытлар килеп тә җитә, чиләкләп коеп та түгә. Хәтта тавыклар да яңгырдан качып өлгерә алмый, шәбәреп бетә. Ә бит кош-кортларга карап, һава торышының нинди булуын алдан фаразларга да була. Шундый сынамышларны сез дә искә алганыгыз бармы? Аларның берничәсен сынап карагыз әле, дуслар.

Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.

Яңгыр яуганда әтәч кычкырса — яңгыр туктауга.

Әтәч вакытсыз кычкырса, явым-төшем булыр.

Тавыклар бер якка карап кына утырсалар, аязыта.

Тавыклар озак йокламаса, яңгыр ява.

Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.

Каз тешен шакылдатса, боз-борчак явар.

Яңгыр алдыннан күркәләр җирдә аунар, кагыныр.

Яңгыр явасы, көн бозыласы булса, казлар, үрдәкләр су өстендә җәяү йөгерер.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас