+17 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 Июля , 04:40

Срогы чыккан товар сатучыларга штраф сала башлыйлар

Ул беренче чиратта азык-төлеккә кагылачак.

Срогы чыккан товар сатучыларга штраф сала башлыйларСрогы чыккан товар сатучыларга штраф сала башлыйлар
Срогы чыккан товар сатучыларга штраф сала башлыйлар

Русиядә 1 сентябрьдән маркировкалы яраклылык вакыты чыккан товарлар саткан өчен кибетләргә автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Гадел билге» дәүләт маркировка системасы операторы – Перспектив технологияләрне үстерү үзәге директорлар советы рәисе Михаил Дубин хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, яңа система, беренче чиратта, яраклылык вакыты билгеләнгән товар категорияләренә, барыннан да элек азык-төлек продуктларына кагылачак. Автомат штрафлар мондый категориядәге срогы чыккан продукцияне сатуның барлык очракларында да кулланылыр дип көтелә.

Дубин искәртүенчә, штрафларны автомат рәвештә билгеләү механизмын эшләү узган елда ук башланган. Аның эш принцибы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасына охшаш.

Маркировка системасы, рөхсәт режимын урап узып, срогы чыккан товарны кассада сату фактын теркәячәк, дип аңлатты ул.

Шуннан соң автомат рәвештә закон бозу турында карар проекты формалаштырыла, аны имзалау өчен контроль органына җибәрәләр. Аннары документ “Дәүләт хезмәтләре” порталында оешманың шәхси кабинетына килә һәм закон бозучыга штраф билгелиләр.

Моннан тыш, Дубин хәбәр иткәнчә, “Росздравнадзор” автомат штрафлар механизмын фармацевтика тармагында да кулланырга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, әгәр мондый карар дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, маркировка системасы операторы аны гамәлгә ашыруны техник яктан тәэмин итәргә әзер.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас