+15 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 Июля , 05:00

Биш ризыктан йокы кача

Төнгә каршы ачыгып, берәр тәмле ризык ашап куярга яратасызмы?

Биш ризыктан йокы качаБиш ризыктан йокы кача
Биш ризыктан йокы кача

Төнгә каршы ачыгып, берәр тәмле ризык белән хушлану теләге һәркемгә таныш диярлек. Диетологлар йокларга ятар алдыннан ризыкны сайлаганда бик сак булырга киңәш итә, чөнки аларның кайберләре сәламәтлек өчен куркыныч тудыра.

Белгечләр йоклар алдыннан ашаудан баш тартырга кирәк булган биш ризыкны билгели.

Майлы, кыздырылган ризыклар. Алар фигурага гына түгел, шулай ук эчәклек системасы эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый. Төнге сәгатьләрдә борщ, кыздырылган бәрәңге яки майлы гуляш ашау җитди авырулар барлыкка килү куркынычын арттыра.

Цитруслы җимешләр. Бу категория ризыклар организм өчен көндез файдалы, чөнки алар иммунитетны ныгыта һәм артык майларны “яндыра”. Ләкин йокларга ятканда цитрус ашау үзәкне “көйдерә”, шулай ук авырлыкның артуына китерә.

Чәй. Йоклар алдыннан кара чәй файдалы түгел, чөнки анда кофеин бар. Нерв системасын тынычландыручы һәм организмны йокыга көйләүче үлән чәйләрен куллану гына бу очракта сәламәтлек өчен файдалы булачак.

Сыр. Аны төшке аш вакытында гына ашарга киңәш ителә. Кичке сәгатьләрдә бу ризыкны ашау сезнең йокыгызга тискәре йогынты ясаячак, чөнки каты сортлы сырлар куллану мелатонинның җитәрлек күләмдә җитештерелүенә комачаулый.

Солы боткасы. Ботка кебек файдалы ризык сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел кебек. Ләкин солы боткасы бик туклыклы ризык. Шулай итеп сезнең йокыгыз кача һәм өстәмә килограммнар алу куркынычын арта.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас