Беләсең киләме?
20 Июля , 04:40

Бала төнлә куркып уянса...

Мондый чакта нишләргә?

Бала төнлә куркып уянса...Бала төнлә куркып уянса...
Бала төнлә куркып уянса...

Бала төнлә еш кына начар төш күрүдән куркып уяна, яки куркыныч мультфильм-кинолар караганнан соң йоклый алмый икән, димәк, ул өлкәннәр ярдәменә мохтаҗ. Ярдәм табу өмете белән ул, беренче чиратта, әти-әнисе янына йөгереп килә. Мондый чакта нишләргә?

Бала өлкәннәрнең күңел халәтен тиз тоемлый, аннары шул кичерешләрне үз тәртибе, сөйләшүе, гамәлләре аша чагылдыра. Шуңа күрә, беренче чиратта, балалар белән сөйләшкәндә, тынычлык сакларга тырышырга, ышанычлы һәм төгәл сөйләшергә кирәк.

Психологлар киңәш итүенчә, балага үзегезнең аның өчен терәк булуыгызны тоярга ярдәм итегез. Кочаклау-үбү рәвешендәге физик контакт балага тынычланырга, аның якланган, курчаланган булуын аңларга ярдәм итә. Үзе өчен борчулы көннәрдә бала сезнең яклавыгызны һәм ярдәмегезне тойсын өчен, йоклаганда янында булырга кирәк.

Моннан тыш, бала белән бергә кичке аш әзерләргә, аны яраткан ризыгы белән сөендерергә мөмкин. Өстәл уеннары уйнау һәм яхшы кино яки мультфильмны бергәләп карау да файдалы булырга мөмкин. Шулай ук, белгечләр балаларга кычкырып укырга, аннары укыганнарын бергә сөйләргә киңәш итә. Сулыш алу күнегүләре, рәсем төшерү дә яхшы гына тынычландыра.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас