Беләсең киләме?
20 Июля , 05:20

Җимешнең кабыгы ялтырап торса...

Җиләк-җимешкә сеңгән зарарлы матдәләрне ничек бетерергә?

Җимешнең кабыгы ялтырап торса...Җимешнең кабыгы ялтырап торса...
Җимешнең кабыгы ялтырап торса...

Җиләк-җимешләрне юып ашарга кирәклеге көн кебек ачык, чөнки су астында аның тузаны, пычрагы гына түгел, ә агачка сипкән агулы химикатлары да юыла. Җимешләрне агып торган су астында, йомшак щетка белән юарга киңәш ителә. Иң яхшысы — җимешнең кабыгын башта чәй содасы белән ышкып, аннан әйбәтләп юып төшерү. Ә менә базардан сатып алган чит ил җимешләрен аеруча ныклап юарга кирәк. Алар өчен щетка да катырак булырга тиеш. Майланып ялтырап торган җимешләрне сөзгечкә салып өстенә кайнап торган су коярга, аннан чәй содасы ышкып, щетка белән тазартырга һәм агып торган салкын суда чайкатырга кирәк. Чәй содасы урынына балалар өчен чыгарылган сабын да кулланырга мөмкин, тик ул ароматизаторларсыз булырга тиеш. Диетологлар базардан алган җимешләрне юганнан соң бер сәгать чамасы салкын суда тотарга киңәш итә. Бу вакыт эчендә җимешкә сеңгән зарарлы матдәләр суга чыгып бетә. Җимешнең ялтырап торган кабыгын әрчеп ташларга, бигрәк тә, балага кабыгы белән ашатмаска кушалар.

Аерым алганда, цитруслыларның, консервантларын бетерү өчен, өстенә кайнап торган су коярга һәм агып торган суда яхшылап юарга кирәк.

Арбуз һәм кавынны щетка белән ышкып юарга.

Ананасны кискәнче башта яхшылап юарга, аннан өстенә кайнап торган су коярга кирәк.

Банан, гранат, алма, груша, хөрмә кебек җимешләрне чәй содасы белән ышкып, агып торган салкынча суда юарга киңәш ителә.

Персик һәм абрикосны, шулай ук, чәй содасы яки сабын белән агып торган су астында юарга, шуннан соң гына кабыгыннан чистартырга.

Карлыган, крыжовник, чия, черешня, балан, нарат җиләген аз порцияләр белән сөзгечкә салып, агып торган салкын суда юып алырга.

Кура җиләген исә аеруча сак юарга кирәк. Башта сөзгечкә юка гына тезеп саласың, аннан сөзгече белән бер минутка гына сулы кәстрүлгә салып тотасың. Кәстрүлдәге суны 2-3 тапкыр алыштырып, җиләкләрне шулай юып аласың. Аннан сөзгечендә суы сарыкканчы тотасың.

Бакча җиләген дә шулай ук юарга була. Ә виноградка яхшы душ кирәк, аны көчле аккан суда юу яхшырак. 

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас