Беләсең киләме?
21 Июля , 05:15

Укытучыларга — яңа мөмкинлекләр

Русиядә укытучылар өчен яңа чаралар кертелде.

Укытучыларга — яңа мөмкинлекләрУкытучыларга — яңа мөмкинлекләр
Укытучыларга — яңа мөмкинлекләр

Русия Президенты Владимир Путин педагоглар өчен яңа гарантияләр билгели торган указга кул куйды. Мәктәптә яңа эш башлаган укытучыларга бер елдан да ким булмаган вакытка тәҗрибәле остаз беркетеләчәк, шулай ук һөнәри мәсьәләләр һәм хезмәт хокуклары буенча түләүсез юридик ярдәм гарантияләнәчәк.

25 елдан артык хезмәт стажы булган педагогларга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк. 

Моннан тыш, педагоглар: дәүләт электрон белем бирү ресурсларын бушлай куллана алачак, айга бер тапкыр музейга бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачак,  укытучы һөнәренең җәмгыятьтәге аерым әһәмияте рәсми рәвештә танылачак.

Белгечләр фикеренчә, мондый чараларның төп максаты — яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү, тәҗрибәле педагогларны саклап калу һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас