

Бүген, Мәскәү вакыты белән 09:35 сәгатьтә, Кояшта соңгы ике атна эчендәге иң көчле ялкынлану теркәлгән. Бу хакта Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты галимнәре хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге күренеш соңгы тәүлектә Кояш активлыгының кискен артуы аркасында күзәтелә. Бер тәүлек эчендә барлыгы 20гә якын ялкынлану теркәлгән. Чагыштыру өчен, моннан өч көн элек кенә Кояштагы активлык тәүлегенә нибары 1–2 очрак белән генә чикләнгән булган.
Астрономнар фаразлавынча, алдагы көннәрдә дә Кояш активлыгы югары булып калырга мөмкин. Бу, үз чиратында, магнит давыллары ихтималын арттыра.
Белгечләр метеоүзгәрешләргә бәйле кешеләргә бу көннәрдә күбрәк ял итәргә киңәш итә.
Автор фотосы.