

Балалар бакчаларында эшләүчеләргә, педагогик стажлары 25 ел һәм аннан да күбрәк булган очракта, «Хезмәт ветераны» исемен бирә башларга мөмкиннәр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт думасы депутатлары әзерләгән. Документ Русия Хөкүмәтенә тапшырылган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
"Педагогларга ярдәм итү, аларга озак еллар буе тырышып эшләгәннәре өчен хөрмәт күрсәтү, шулай ук югары уку йортларында педагог һөнәрен үзләштерүчеләрдә стимул тудыру өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кимендә 25 ел эшләгән педагогларга "Хезмәт ветераны" исемен бирергә тәкъдим ителә", – диде Дәүләт думасы депутаты Мария Харченко ТАСС агентлыгына.
Кичә Русия Президенты Владимир Путин, педагогларга "Хезмәт ветераны" исемен бирү мөмкинлеген дә кертеп, укытучылар өчен өстәмә гарантияләр турындагы указга кул куйган.
Автор фотосы.