Беләсең киләме?
23 Июля , 05:25

Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?

Табиблар иң ышанычлы ысулларны билгеләгән.

Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?
Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?

Әти-әниләр салкын тиюләр чоры узганда да баланың иммунитетын ныгытырга омтыла. Әмма иммунитет ул – кабызып була торган төймә түгел, ә күзәнәкләрнең, органнарның һәм аксымнарның катлаулы системасы. Бу хакта аллерголог-иммунолог Ольга Ботвинова һәм педиатр Дарья Егоршина “Детям Mail” чыганагына сөйләгән.

Табиблар әйтүенчә, иммунитетны ныгытуның иң ышанычлы ысуллары – экзотик процедуралар түгел, ә без еш кына бәяләп бетерми торган гади чаралар.

Туклану. Рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш, тулы бөртекле ризыклар, аксым (ит, балык, кузаклылар, йомырка), чикләвек кертергә кирәк.

Йокы. Бу вакытта организм тернәкләнә, ә йокысызлык организмның саклану көчен какшата һәм савыгуны акрынайта. Өлкәннәр өчен 7-9 сәгать йокы, балалар өчен, яшьләренә карап, 9-13 сәгать йокы җитә.

Вакциналаштыру. Җитди инфекцияләрдән саклануның иң ышанычлы ысулларының берсе.

Физик активлык. Ул стрессны киметә, йокыны яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә һәм организмны авыруларга чыдамлырак итә. Балалар һәм үсмерләргә көн саен кимендә 60 минут хәрәкәт итәргә кирәк. Актив уеннар, йөгерү, велосипедта йөрү һәм атнага берничә тапкыр мускулларны һәм сөякләрне ныгыта торган күнегүләр керергә тиеш.

Табиблар билгеләвенчә, иммунитетны күтәрүнең иң нәтиҗәсез ысуллары –  тоз бүлмәләре (аларның сәламәт кешеләр өчен файдасы турында фәнни дәлилләр юк) һәм  витамин-минераль комплекслар куллану. Күпкомпонентлы БАДлар конкрет матдәләрнең дефициты расланганда гына файдалы. Витаминнарның төп чыганагы –  дөрес туклану.

“Исегездә тотыгыз, яхшы иммунитет ул – дөрес туклану, йокы, хәрәкәт, вакытында ясалган прививкалар һәм хроник стресс булмау”. – ди белгечләр.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас