

Әти-әниләр үзләре белән балаларын эшкә алып килергә мөмкин, ләкин мөһим нечкәлекләр бар. Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ТАСС белән әңгәмәдә шул хакта сөйләгән.
"Минемчә, әгәр бу эш процессына зыян китермәсә, башка коллегаларга комачауламаса, әгәр эш бирүче моңа каршы булмаса, әгәр бу режимлы предприятие булмаса, әгәр бу бала өчен хәвефсез икән, нигә алып килмәскә?! Һәркайда мондый сыгылмалылык һәм җиңеллек булырга тиеш. Монда бернинди куркыныч та юк", - ди депутат.
Ул шулай ук эш урынында бала өчен җаваплылык эш бирүчедә түгел, ә ата-анада булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Русия Федерациясе Хезмәт Кодексында эш бирүче өчен балалар өчен хәвефсезлекне тәэмин итү таләбе юк. Бу вакытта балаларның куркыныч һәм зарарлы производстволарга караган эш урыннарында булуы тыела.
"Минемчә, бу өлештә нинди дә булса өстәмә җайга салулар таләп ителми. Һәрхәлдә, бу сораулар актуаль буларак күтәрелмәде", - дип нәтиҗә ясаган Нилов.
Автор фотосы.