+21 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
24 Июля , 09:30

Эсседә әйрән эчегез!

Табиб эсседән саклаучы эчемлекләр турында сөйләде.

Эсседә әйрән эчегез!Эсседә әйрән эчегез!
Эсседә әйрән эчегез!

Беренче чиратта белгеч гади минераль суны билгели. Нәкъ менә ул кеше җәй көне актив рәвештә югалткан минералларның җитмәгән запасын яңартырга һәм тулыландырырга ярдәм итә. Ләкин, гастроэнтеролог дәвалау минераль суын яратучыларны кисәтә. Аны табиб кушуы буенча гына эчү яхшырак, чөнки анда файдалы матдәләр концентрациясе югарырак, ә бу кайбер очракларда сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин.

Суның температурасына игътибар итү дә мөһим. Әлбәттә, иң файдалысы — бүлмә температурасындагы минераль су. Ләкин эссе вакытта салкын су эчәсе килә. Белгеч билгеләп үткәнчә, стаканга берничә боз кисәге салырга яки эчемлекне алдан суытырга, әмма салкын тиюдән яки ангинадан саклану өчен аз гына йотымнар белән эчәргә кирәк.

"Күпләр гади су эчәргә яратмый— ул аларга тәмсез тоела. Бу очракта өйдә лимонад әзерләргә, моның өчен суга лимон кисәге салырга була. Ләкин аскорбин кислотасы күп булганга күрә, мондый эчемлекне үзәк көйгәндә һәм ашказаны җәрәхәте булганда кулланылмаска кирәк. Лимонны кыяр кисәкләренә яки бөтнек һәм базилик кебек хуш исле тәмләткеч үләннәргә алыштырырга мөмкин", — ди эксперт.

Эссе көннәрдә кефир, катык, әйрән кебек әче сөт ризыклары файдалы да, сусауны да баса. Андый эчемлекләр һәркемгә диярлек туры килә. Сусаганда кәһвә, квас,  сутлар, татлы сулар һәм алкоголь эчәргә ярамый. Алар кан тамырларының тараюына китерә, бу исә кан басымын күтәрә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас