

Помидор теплицада экстремаль югары температураны (+35 градустан югарырак) бик авыр кичерә. Куаклар бөтен көчен сулыш процессына бирә. Артык кызулык фотосинтезны акрынайта. Артык эссе булганлыктан помидорларның чәчәкләре стерильләшеп, помидорга әйләнә алмый. Мондый шартларда кояш нурлары үтеп кермәсен өчен теплицаның өстен япма белән каплап, ике яктагы ишекне дә ачып, үтәли җил ясарга кирәк.
Кайбер бакчачылар эссе көннәрдә теплица түбәсенә акбур эремәсе сиптерә. Бу ысул яхшы, чөнки эремә яхшы күләгә тудыра һәм җиңел юып алына.
Туфракны мүлчәләү тамыр системасының артык җылынуыннан саклаячак. Шуңа да помидор куаклары төбенә коры печән, чабылган үлән яисә тыгыз кәгазь кисәкләре салырга кирәк.
"Эсседә көндез помидорга беркайчан да су сипмәгез", - ди белгечләр. Көчле кояш аркасында дымның парга әйләнүе тизрәк бара. Теплицада артык дымлылык яфракларның табигый суынуына комачаулый һәм, өстәвенә, авырулар куркынычын тагын да арттыра.
Помидорга теплицада атнага ике тапкыр иртәнге сәгатьләрдә генә су сибәргә кирәк.
Шушы гади генә гамәлләр эсселектә помидорларны коткарачак һәм уңышны саклап калачак.
Автор фотосы.