

2026 елның 1 мартыннан авиакомпанияләр 12 яшькә кадәрге балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр өчен янәшә урыннарны бушлай бирергә тиеш. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәдә Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Свищев сөйләгән.
Пассажирларны бергә утырткан өчен өстәмә түләү ташу кагыйдәләрен бозу булып санала.
"Мин кабул итүләрдә инде ничә тапкыр ишеттем: билет сатып алдык, гаилә белән очабыз, ә самолетта баланы аерым утырттылар. Янәшә утырыр өчен, урын сайлау өчен, өстәмә түләргә туры килде. Агымдагы елның 1 мартыннан бу тәмамланды. Закон турыдан-туры 12 яшькә кадәрге балаларны ата-аналары яки аларны озата баручылар янында утыруларын таләп итә. Һәм өстәмә түләүләрсез. Бу авиакомпаниянең бурычы", - дип ассызыклады депутат.
Федераль авиация кагыйдәләре буенча, әгәр билетлар бер броньлауда рәсмиләштерелсә, ташучы баланы һәм аны озата баручы өлкән кешене, әти-әнисен янәшә урнаштырырга тиеш. Әгәр урын юк икән, юл аша, бер-берсеннән алда яки артта утыру рөхсәт ителә.
Авиакомпания мондый утыртудан баш тарткан очракта фактны теркәргә кирәк. Бу авиакомпаниядән язма раслау, утырту талоннары һәм вәзгыятьнең башка раслаулары булырга мөмкин. Кирәк булганда ташучыга, Роспотребнадзорга яки Транспорт прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: ЯИ