

Галимнәр, ниһаять, кеше миенең күпме мәгълүмат сакларга сәләтле булуын исәпләп чыгарганнар.
Анда 19 миллиардтан 100 миллиардка кадәр нейрон бар, алар үзара бик күп бәйләнешләр тудыра. Баш миендә, 128 Гб хәтерле 20 мең смартфондагы кебек үк, 2,5 миллион гигабайт мәгълүмат саклана ала.
Хәтта бу саннар да төгәл түгел, чөнки кешенең баш мие бик катлаулы төзелгән һәм аңлау җиңел түгел. Күп нәрсә хәтта баш миендәге нейроннар санына да бәйле түгел, ә аларның гаять күп бәйләнешләр булдыру сәләтенә бәйле. Мондый һәр күзәнәк меңнән артык кушылма формалаштыра ала.
50 яшьтән соң кешенең баш мие күләме һәр ун ел саен якынча ике-өч процентка кими башлый. Бу вакытта нейроннар үлә, алар кечерәя, аларның үсентеләре кыскара, ә алар арасындагы бәйләнешләр саны кими. Бу табигый процесс.
Баш мие эшчәнлеген, зиһен сәләтен озак еллар саклар өчен табиблар даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә һәм актив акыл эшчәнлеге алып барырга киңәш итә.
Фото:ЯИ