+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
28 июль , 04:50

Эт һөҗүм иткәндә нишләргә?

Балагызга берничә кагыйдәне искәртеп куегыз.

Эт һөҗүм иткәндә нишләргә?Эт һөҗүм иткәндә нишләргә?
Эт һөҗүм иткәндә нишләргә?

Балага эт һөҗүм иткәндә, йөгерергә ярамый, тиз генә якындагы биек урынга менәргә тырышырга кирәк. Әйтик, коймага, якында торган машинага. Бу хакта NEWS.ru басмасына интервьюда кинолог Анна Тимофеева сөйләгән.

Шулай ук белгеч тар урынга кереп качарга киңәш итә. Әгәр кереп качар җир юк икән, ничек кенә куркыныч булмасын, тын калырга, кулларны күкрәккә куярга, муенны капларга, эткә кырыең белән торырга, күзләрне йомарга һәм бернәрсә дә эшләмәскә тырышырга кирәк.

Тимофеева билгеләвенчә, әгәр бала егылган икән, аңа йомгак булып бөгәрләнергә, башын һәм муенын куллары белән капларга тырышырга кирәк.

Авыртудан яки куркудан кычкырырга мөмкин, ләкин каршылык күрсәтмәскә һәм катып калырга тырышыгыз. Мондый хәлдә эт кызыксынуын югалта һәм китәргә мөмкин, дип билгеләп үтте кинолог.

Фото ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас