+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
28 июль , 06:40

Кыярның яфраклары шиңә...

Белгечләр әйтүенчә, үсемлекләр дә шок кичерә.

Кыярның яфраклары шиңә...Кыярның яфраклары шиңә...
Кыярның яфраклары шиңә...

Матур гына үсеп утырган кыярларның яфраклары кинәт шәлперәя башлый. Белгечләр әйтүенчә, сәбәбе берничә булырга мөмкин.

Беренчедән, термометр баганасы озак вакыт +30°C торганда, кыярлар чын физиологик шок кичерә. Проблема дым җитмәүдә түгел, ә аны үзләштерүнең бозылуында. Артык җылынган туфракта тамыр системасы нормаль эшләүдән туктый, җир – дымлы, ә үсемлекләр сусызлыктан интегә.

Кыярга сибәсе суның температурасы +20°C тан түбән булмаска тиеш. Иң яхшы вакыт – 18 сәгатьтән соң, эсселек кими башлагач, ләкин караңгы төшкәнче.

Суны өстән-өстән генә түгел, ә туфракка 20-25 сантиметр үтеп керерлек, мул итеп сибәргә кирәк.

Икенче сәбәп – үсемлекләрнең туклыклы матдәләр запасы беткән. Бу очракта баланслы тукландыру рәвешендә калий-фосфор кушылмасыннан ашлама аеруча нәтиҗәле. Калий сульфатын, суперфосфатны суда эретеп сибү кыярларга яхшы ашлама була.

Өченче сәбәп – кыяр яфраклары шиңү фузариоз авыруы нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Мондый очракта "Превикур Энерджи" препараты сибәргә була.

Шулай ук кыярның тамырын төрле корткычлар ашаса да ул корый башларга мөмкин. 10 литр суга 3 аш кашыгы нашатыр спирты сибү үсемлекне коткарып калырга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта бик яхшы азотлы ашлама да булачак.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас