+20 °С
Дождь


2027 елның җитештерү календаре проекты буенча, биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләрне 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә.
Шулай ук дүрт кыскартылган эш көне каралган: 20 февраль, 30 апрель, 11 июнь, 3 ноябрь.
Шунысы да игътибарга лаек – 20 февраль (шимбә) эш көне булачак. Моның урынына ял көне 22 февральгә (дүшәмбе) күчерелә. Нәтиҗәдә, русиялеләр 21–23 февральдә өч көн рәттән ял итәчәк.
Билгеле булуынча, җитештерү календаре проекты ил Хөкүмәте тарафыннан расланганнан соң гына рәсми көченә керә.
Автор фотосы.