+20 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
29 Июля , 04:50

Киселгән карбыз сатып алырга ярыймы?

Белгеч киңәшенә колак салыйк.

Киселгән карбыз сатып алырга ярыймы?Киселгән карбыз сатып алырга ярыймы?
Киселгән карбыз сатып алырга ярыймы?

Киселгән карбыз сатып алу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Пирогов университетының Клиник медицина институты доценты Дмитрий Карпенко сөйләгән.

Белгеч аңлатуынча, карбыз кабыгы киселгәннән соң, аның тышында булган бактерияләр җиңел генә йомшак өлешенә күчә һәм тиз үрчи башлый. Җимеш җылы урында сакланса, бу процесс тагын да тизрәк бара.

Карпенко белдерүенчә, мондый карбыз аша эчәк таякчыклары, сальмонелла һәм башка куркыныч бактерияләр йоктыру ихтималы бар.

Әгәр инде киселгән карбыз сатып алырга туры килсә, белгеч аны бары тик тиешле шартларда сакланган очракта гына алырга киңәш итә. Аның суыткычта саклануы, герметик пленкага төрелгән булуы, шулай ук этикеткасында киселгән вакыты һәм яраклылык вакыты күрсәтелүе мөһим.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас