+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Августа , 04:15

Дәү әти-әниләрнең пенсиясе арта

1 августтан Русиядә берничә категория пенсионерлар өчен пенсияләр арта.

Дәү әти-әниләрнең пенсиясе артаДәү әти-әниләрнең пенсиясе арта
Дәү әти-әниләрнең пенсиясе арта

 Бу хакта Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафоновка сылтама белән ТАСС агентлыгына хәбәр иткән.

Эксперт аңлатуынча, 2025 елда эшләгән эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре, эш бирүчеләр түләгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, яңадан исәпләнәчәк. Максималь өстәмә түләү 470 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, тупланма пенсияләр 17,3 процентка артачак. Ә пенсия тупланмаларын бергәләп финанслау дәүләт программасында катнашучыларга, шулай ук пенсия тупланмаларына ана капиталы акчаларын юнәлткән гражданнарга түләүләр 19,32 процентка индексацияләнәчәк.

Александр Сафонов билгеләвенчә, августтан 80 яше тулган пенсионерлар өчен дә пенсия күләме артачак. Аларның иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү ике тапкырга үсәчәк, шулай ук аларны карау-тәрбияләү өчен өстәмә түләү дә каралган.

Барлык үзгәрешләр дә тиешле категория гражданнар өчен автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак, моның өчен аерым гариза бирү таләп ителми.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас