+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Августа , 04:20

Отпускны дөрес вакытка туры китерсәң...

Акча янчыгы өчен отышлырак вакытны алдан билгеләп куегыз.

Отпускны дөрес вакытка туры китерсәң...Отпускны дөрес вакытка туры китерсәң...
Отпускны дөрес вакытка туры китерсәң...

2027 елда март, июль, август, сентябрь һәм декабрь айлары отпуск алу өчен финанс ягыннан иң отышлы айлар булачак. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгына юрист Александр Южалин сөйләгән.

Юрист аңлатуынча, хезмәткәрнең оклады айдагы бәйрәм яисә ял көннәре санына бәйле түгел. Әмма һәр эш көненең "бәясе" айдагы эш көннәре санына карап үзгәрә.

Отпуск акчасы исә эш көненең бәясеннән түгел, ә хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә ял алу вакытын сайлаганда моны да исәпкә алырга кирәк.

"Әгәр билгеле бер айда эш көне сезнең уртача көнлек керемегездән кыйммәтрәк икән, ул вакытта эшләү отышлырак. Ә эш көне бәясе уртача керемгә якын яки аннан түбәнрәк булса, ялны шул айга планлаштырырга мөмкин", – дип аңлаткан Александр Южалин.

Ул әйтүенчә, гыйнвар ял алу өчен иң уңайсыз айларның берсе санала. Чөнки бу айда озын Яңа ел каникуллары аркасында эш көннәре аз, шуңа күрә хезмәткәр керемен күбрәк  югалтырга мөмкин.

Ә менә март, июль, август, сентябрь һәм декабрьдә эш көннәре күбрәк булганлыктан, бу айларда ял алу хезмәткәрнең акча ягыннан отышлырак булачак.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас