+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
3 Августа , 05:30

Түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак

Түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачакТүләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак
Түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак

Русия югары уку йортларына барлык югары белем дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Шул ук вакытта бюджет урыннарына кабул итү сроклары белем дәрәҗәсенә бәйле. Бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программалары буенча кабул итү 29 августта, ә магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына – 20 сентябрьдә тәмамланачак.

Русия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас