

Бүген, 4 августта, томан җир өстенә җәелсә, алдагы көннәр эссе булачак, дигән сынамыш бар халыкта. Сынап карыйк әле, дуслар.
5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.
6 августта күке түбәннән очса — яңгырга.
7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.
8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.
11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса - яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.
14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.
15 август - әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса — аяз көннәргә ишарә.
Автор фотосы.