

Кәеф ул – һава торышы кебек, гел үзгәреп тора. Бүген үзеңне начар хис итәсең икән, бу гомерлеккә түгел. Иртәгәге көн башкача булырга мөмкин. Кайчак көннәр бертөрле, эш бик күп булганда кәеф төшүе – табигый хәл. Үз-үзеңә ярдәм итү өчен кыйммәтле дарулар кулланырга яисә махсус белгечләргә мөрәҗәгать итүәргә ашыкма. Кәефне күтәрү үзебездән тора.
Кәефсезлек безнең энергияне бетерә, эш сыйфатын төшерә һәм якыннарыбыз белән мөнәсәбәтләргә йогынты ясый. Әгәр син төшенкелеккә бирешүчәсең икән, түбәндәге киңәшләрне файдалан:
Физик активлык
Кәеф төшкәндә диваннан торасы да килми, ләкин нәкъ менә иртәнге гимнастика яисә талгын адым белән 15 минут йөрү могҗизалар ясарга сәләтле. Бие, йөгер яки гади генә хәрәкәтләр яса – бу стрессны киметергә ярдәм итәр.
Тәмле һәм файдалы ризык
Ач кеше – ачулы кеше. Кайчак кәефне күтәрү өчен бер чынаяк хуш исле чәй яисә бер кисәк шоколад та җитә. Магнийга бай ризыклар (банан, чикләвек, кара шоколад) нерв системасын тынычландыра. Ләкин чаманы белү мөһим: артык күп баллы ризык та организмга зыян салырга мөмкин.
“Санлы детокс”
Телефонны читкә куеп, күбрәк табигать кочагында булырга тырыш, китап укы яисә рәсем яса. Бераз тынлыкта калу уйларны тәртипкә китерергә ярдәм итә.
Яхшылык эшлә
Психологлар раславынча, башкаларга ярдәм итү үз-үзеңә хөрмәтне арттыра һәм кәефне күтәрә. Бу зур эш булырга тиеш дигән сүз түгел: дустыгызга җылы сүз язу, берәрсенә ишек ачып тору яисә кошлар ашату да җаныгызга рәхәтлек бирәчәк.
Яраткан музыка һәм яктылык
Музыка баш миенә турыдан-туры тәэсир итә. Шатлыклы, дәртле көйләр тыңла. Шул ук вакытта бүлмәдәге яктылыкка да игътибар ит. Яктылык серотонин гормоны ясалышына ярдәм итә.
Ешрак елмай, чөнки елмаю – кәефне күтәрүнең иң кыска юлы!
Автор фотосы.