

Светофорның үз бәйрәме барлыгын беләсезме, дуслар? Ел саен 5 августта Халыкара светофор көнен билгеләнә. Әйдәгез, юлдагы тугры ярдәмчебез турында күбрәк белик!
Беренче светофор ничек барлыкка килгән?
Бу мөһим корылманың тарихы бик күптән башлана. Беренче электр светофоры 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә барлыкка килә. Аның нибары ике төсе була – кызыл һәм яшел, ул хәтта бер төстән икенче төскә күчкәндә кешеләрне кисәтү өчен тавыш та бирә.
Күз алдына китерәсезме, элек юл чатында махсус кешеләр басып торып, куллары белән төрле ишарәләр күрсәтеп юл хәрәкәтен көйләгән. Светофор шәһәрләр өчен чын коткару чарасына әверелә.
Светофор Русиягә кайчан “килә”?
Безнең илдә беренче автоматик светофорны 1930 елда Ленинградта, Невский һәм Литейный проспектлары киселешендә урнаштырганнар. Бу бик зур вакыйга булып сана! Бик тиздән шундый ук акыллы җайланмалар Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә барлыкка килә.
Әйткәндәй, светофорга сары төс соңрак урнаштырылган. Беренче өч төсле светофорлар Нью-Йоркта һәм Детройтта 1920 елда гына эшли башлый.
Моны һәр балага белү мөһим?
Светофор – баганадагы фонарь гына түгел. Бу юлларда чын тәртип сакчысы, ул көн саен меңләгән кешенең гомерен саклый:
Кызыл ут әйтә: “Тукта! Куркыныч!”
Сары кисәтә: "Игътибар! Әзерлән!”
Яшел рөхсәт итә: “Алга! Юл буш!”
Кызыклы фактлар
- Светофорга иң гадәти булмаган һәйкәл Лондонда урнашкан – ул 75 чын светофордан 8 метр биеклектәге “светофор агачы”!
- Заманча светофорлар сигнал алышынганчы вакыт күрсәтә белә һәм хәтта юлдагы бөкеләр турында да хәбәр итә.
- Светофорлар булмаса, зур шәһәрләрдә хаос башланыр иде!
Әйдәгез, бу көнне якын дустыбызга юлларыбызны куркынычсыз иткән өчен рәхмәт әйтик. Һәм иң мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: һәрвакыт яшел утны көтегез!
Автор фотосы.