+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 август , 08:55

Карбызны күпме ашарга ярый?

Медицина белгечләре сүзләренчә, сәламәт өлкән кеше берьюлы 400-500 граммнан артык карбыз ашамаска тиеш.

Карбызны күпме ашарга ярый?Карбызны күпме ашарга ярый?
Карбызны күпме ашарга ярый?

Алар аңлатканча, карбыз аз калорияле булса да, аны чикләүсез күләмдә ашарга ярамый. Артык күп карбыз куллану ашказаны-эчәк трактына өстәмә йөкләнеш бирергә мөмкин.

Табиб моны карбызда гади шикәрләр һәм азык җепселләре күп булуы белән аңлата. Аларның күп күләмдә берьюлы организмга керүе эч күбү, уңайсызлык һәм ашкайнату бозылуына китерергә мөмкин.

Шулай ук карбызны йоклар алдыннан ашарга киңәш ителми. Белгечләр фикеренчә, аны йокларга 4-5 сәгать кала куллану хәерлерәк.

Карбызны төп ризыклар арасында җиңелчә тамак ялгау өчен ашау иң уңайлы вариант булып санала.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас