+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
6 Августа , 10:35

Әйдәгез пикникка!

Әйдәгез пикникка!Әйдәгез пикникка!
Әйдәгез пикникка!

Тышта кояш кыздыра, алда яллар көтә. Мондый җылы көннәрдә өйдә утыру урынына табигать кочагына чыгарга тәкъдим итәбез. Әмма эссе һавада күп ризыклар бактерияләр өчен иң яхшы мохиткә әверелә. Әйдәгез бергәләп пикникка нәрсәләр алырга ярый һәм нәрсәләрне алу тыелуы турында белик.

Пикникка түбәндәге ризыкларны алырга ярамый:

–  майонезлы салатлар;

–  йомшак сырлар;

–  сөт, кефир, йогурт;

–  колбаса;

–  паштет;

–  кремлы пирожныйлар.

 

 Нәрсәләр рөхсәт ителә:

–  каты сыр;

–  кипкән җиләк-җимеш;

–  чикләвек;

–  печенье яки коры тәм-том;

–  термоста чәй;

–  чиста су.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне өйдә кисмәгез –  аларны пикникка килгәч кенә турагыз. Ризыкны кояш астында калдырмагыз, мөмкин булса, үзегез белән суыткыч-сумка йөртегез. Һәм иң мөһиме: кулыгызны юыгыз яисә антисептик кулланыгыз!

Пикниктан күңелле тәэссоратлар гына калсын.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас