+24 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 Августа , 02:00

Кечкенә балаларга батутта сикерергә ярамый!

Травматолог-ортопед киңәшләренә колак салыгыз.

Кечкенә балаларга батутта сикерергә ярамый!Кечкенә балаларга батутта сикерергә ярамый!
Кечкенә балаларга батутта сикерергә ярамый!

Күп кенә ата-аналар урамдагы актив уеннарга караганда ихатада торган батутта сикерү хәвефсезрәк дип уйлый. Әмма нәкъ менә алар ел саен балаларның күпсанлы җәрәхәтләренә сәбәп. Өстәвенә, җитди җәрәхәтләр батуттан егылу аркасында гына түгел, хәтта гади генә сикерү вакытында да барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Газета. Ru” басмасына травматолог-ортопед Анастасия Ваулина сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, төп проблема шунда, батут баланың терәк-хәрәкәт аппаратына контрольсез зур йөкләнеш китерә. Сикергәндә бәрелү көче тән массасыннан күптапкырлар артыграк була, ә буыннар, сеңерләр һәм сөякләр шактый киеренкелек кичерә. Бигрәк тә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен куркыныч, чөнки аларның сөяк үсеше зоналары әле ябылмаган.

"Табиблар еш кына беләк, умрау, балтыр сөякләре сыну, балтыр һәм тез буыннары җәрәхәтләре, сеңер тартылу һәм башка имгәнүләр белән очраша. Еш кына арт белән яисә аркага уңышсыз егулудан барлыкка килә торган компрессион умыртка сөяге сынулары очрый. Мондый җәрәхәтләр озак дәвалануны һәм алга таба тернәкләндерүне таләп итә", - дип билгели Ваулина.

Белгеч аңлатканча, батутта берьюлы берничә бала булу аеруча куркыныч. Бу очракта имгәнү куркынычы берничә тапкырга арта. Авыррак бала сикерүдән җиңел гәүдәлесен өскә ыргыта. Бала җиргә егылып төшәргә, сөяк сынулар яки умыртка баганасына җитди зыян алырга мөмкин.

Травматолог сүзләренчә, саклау челтәре имгәнү куркынычын тулысынча хәл итә дигән фикер таралган. Чынлыкта исә ул батуттан читкә егылу ихтималын гына киметә, ләкин сикерүләр вакытында барлыкка килгән җәрәхәтләрдән берничек тә сакламый.

"Ата-аналарның тагын бер еш хатасы – тәкмәч атулар, сальтолар һәм башка акробатик элементларны башкарырга рөхсәт итү. Нәкъ менә мондый омтылышлар еш кына баш, муен һәм умыртка баганасының авыр җәрәхәтләре белән тәмамлана”, — дип кисәтте табиб.

Әгәр бала ихатада батутта сикерә икән, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Батутта бер генә бала булырга, сикерүләр бары тик өлкәннәр күзәтүе астында гына узарга тиеш. Батутны тигез өслеккә урнаштырырга һәм саклагыч челтәрнең, пружиналарның, өслекнең төзеклеген даими тикшерергә кирәк. Алты яшькә кадәрге балаларга батутта сикерергә ярамый!

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас