

Дүртөйле районында яшәүче Сергей Крючко мамонт баласының бүгенге көнгә кадәр сакланган аскы теш казнасын тапкан. Ул артефактны республиканың Милли музеена тапшырган. Музейда моны могҗиза дип атадылар.
Табигать бүлеге мөдире Эльвира Хаҗиәхмәтова сөйләвенчә, теш казнасы тулысынча диярлек сакланып калган, ә иң гаҗәбе – анда ике кечкенә сөт теше дә бар.
Күз алдыгызга китерәсезме, әлеге мамонт баласы безнең җирдә боз чорында йөргән. Бәлки шул рәвешле ул безгә сәлам әйтә торгандыр... Бу табыш “Табигый тарих” фондында сакланачак һәм киләчәктә аны күргәзмәләрдә күрергә мөмкин булачак.